Газетага язылу

Чәч коелуның нәрсәгә бәйле булуын аңлаттылар

Нерв киеренкелеге, нык борчылу чәч коелуга китерергә мөмкин. Табиб-трихолог Мария Васильева «Life.ru» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

«Организм, стресска җавап итеп, эндокрин системасы эшен көчәйтеп җибәрә. Ә ул кортизол, пролактин кебек стресс гормоннарын бик нык эшләп чыгара башлый. Аларның күплеге кан тамырлары кысылуга китерә. Хәтта чәч тамырларын тукландырып торучы иң вак тамырлар да кысыла», – дип аңлатып үткән белгеч.

Даими төшенкелек-борчылу халәте яки еш кабатланучы төшенкелек халәте аркасында чәчләр үсешенең табигый циклы бозыла. Чәч коелу гадәттә нык борчылу-тетрәнүдән соң 1-3 ай узгач сизелә башлый. Бик нык стресс кичерүченең чәче 60 процентка коелырга мөмкин.
Табиб билгеләп үткәнчә, стресс гормоннары, чәчтән тыш, хроник тән тиресе авыруларын көчәйтеп җибәрә, гомумән, тире халәтенә зыян сала.

«Бик нык нерв киеренкелеге кичерүчеләрдә псориаз, атопик дерматит көчәергә, баш тиресе кавыкланырга, кайбер очракларда яссы кызыл тимрәүгә китерердәй аутоиммун реакцияләр килеп чыгарга мөмкин», – дип кисәткән табиб.

Белгеч чәч коелганда үзбелдеклеләнеп дәваланмаска, бәлки шундук белгечкә күренергә киңәш иткән. «Ул, диагностика үткәреп, дөрес дәвалану ысулын билгеләячәк. Шулай итеп, чир халәте чигенеп,  чәчләр үсеше акрынлап торгызылачак», – дигән Мария Васильева.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре