Газетага язылу

Чәчәк түтәлләрен бизәүдә автомобиль тәгәрмәчләрен кулланган өчен штраф яный

Автомобиль тәгәрмәчләрен төзекләндерүдә кулланырга, аларны чәчәк түтәлләрендә һәм башка декор элементлары буларак кулланырга ярамый. Моның өчен 5 мең сумга кадәр штраф яки җинаять җаваплылыгы яный ала.

Берничә ел бакчаларның бизәге булып торган бу шиналар сәламәтлек өчен зыянлы. Шуңа ул махсус полигонда утильләштерелергә тиеш. Алар зарарлы химик матдәләрдән торган материаллардан ясалган. Шуңа аларны көнкүрештә кулланганда көчле канцерогеннар, агулы парлар җиргә һәм башка урыннарга сеңәләр.

Шиналарны бакча яки биләмәләрне матурлауда кулланган өчен штраф карала. Гражданнарга – 2 меңнән 3 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 10 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф янавы бар. Шәхси эшкуарлар өчен штраф суммасы – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100 меңнән 250 мең сумга кадәр, яисә мондый предприятиеләрнең эшчәнлеге өч айга кадәр туктатылырга мөмкин, дип яза «Татар-информ».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре