Чәчләр өчен тәнне юа торган гель куллануның куркыныч тудыруын әйткәннәр

Ир-атка кыска чәчле башын яки кырган башын гель белән юуның куркынычы юк. Әмма чәчләренең матурлыгын кайгыртучы туташ-ханымнарга шампуньнан файдалану хәерле.

Трихолог, “Россия дипломнан соң белем бирү медицина академиясе” профессоры Юлия Галләмәва “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
“Шампунь майны таркатучы матдәләре чәч тамырларына зыян китермәслек итеп, ягъни аларны киптермәслек итеп эшләнгән. Душ өчен чыгарылган гельдә исә мондый матдәләр юк. Шуңа күрә хатын-кызларга махсус шампуньнар гына кулланырга кирәк”, – дигән профессор.

Ул юыну өчен билгеләнгән һәрбер әйбернең тән тиресе үзлекләреннән чыгып эшләнгәнлеген билгеләп үткән.

“Чәчтә бик күп май бизләре бар. Шуңа күрә баш юу өчен майны тарката торган, баш тиресен юа торган средстволар кирәк”, – дип аңлатып үткән белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре