Аның әйтүенчә, сөйләшүләр дәвам итә, әмма конфликтның тиз генә тәмамлануына әлегә исәп тотып булмый. Гришанов фикеренчә, Анкориджда ирешелгән килешү-сүз куешулар үз көчендә калган бер мәлдә, алга таба гамәлләр планын эзләү буенча бик җитди эш алып барыла. Политолог сүзләренә караганда, шактый вакыт таләп итәргә мөмкин бу.
Антон Гришанов шулай ук алга таба вазгыятьнең Киев тоткан позициягә бәйле булачагын әйткән. Аның фикеренчә, Украина җитәкчелеге, элеккечә үк, чит илләрдәге партнерлары ярдәменә исәп тота. Бу исә сөйләшүләр өчен өстәмә кыенлыклар тудыра.
Сәясәтче фикеренчә, Вашингтон ярдәмне кыскартырга яки туктатырга карар иткән очракта Европаның Киевка Кушма Штатлар ярдәмен тулысынча каплый алуы шик тудыра. Разведка мәгълүматларын тапшыру, корал белән тәэмин итү мәсьәләләрендә Европа илләре АКШны якын киләчәктә дә, шуннан соң да алыштыра алмый, дигән ул.
Шул ук вакытта политолог Трамп позициясенең әледән-әле үзгәреп торуына игътибарын юнәлткән. Аның фикеренчә, Америка Президенты Киев белән хезмәттәшлектән кинәт кенә баш тартырга омтылмый, чөнки бу очракта Республикачылар партиясенең Украинаны ташлауда гаепләүләреннән курка.
Гришанов сөйләшүләрдә җитди алга китеш юклыкны ил эчендә иҗтимагый басым булмау сәбәпле Владимир Зеленскийның үзен иркен хис итүе белән бәйләп аңлаткан. Политолог билгеләп үткәнчә, Украина халкы коррупциягә каршы акцияләргә чыкса да, тынычлык таләп итеп дәррәү күтәрелми.
Шуңа күрә, сәясәтче сүзләренә караганда, җәмәгатьчелекне тынычлык ягына таба борып җибәрү өчен вакыт таләп ителәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез