Чәкчәк дипломатиясе

Бу көннәрдә татар халкының милли ризыгы булган чәкчәкнең даны бөтен дөньяга таралды. Кунакчыллыгыбызны гына күрсәтергә тырышкан идек югыйсә. БРИКС саммитына килгән дәүләт башлыкларын Казан аэропортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелеге каршы алды.
Дәрәҗәле кунакларга ипи-тоз белән чәкчәк тә тәкъдим иттеләр. Көтмәгәндә-уйламаганда безнең үзе милли, үзе баллы ризыгыбыз БРИКСның төп символларыннан берсенә әверелде. Беркем дә битараф калмады аңа. «Мондый ризык бездә дә бар», – диде КХР Рәисе Си Цзиньпин, чәкчәктән авыз иткәч. Шулайдыр, аларда юк нәрсә юк. Көньяк Африка Президенты Сирил Рамафосага, күз күрмәгән, колак ишетмәгән тәм-томны ничек ашарга икәнен Рөстәм Миңнеханов үзе үк күрсәтте. «Бик шәп!» – дип мактады ул аны соңрак. «Ярамаган нәрсәләр белән сыйлыйсың. Син ябык, ә миңа ярамый», – дип шаяртты Белоруссия Президенты Александр Лукашенко. Алай да чәкчәктән бик тәмләп авыз итте. Самолеттан хатыны Әминә белән кулга-кул тотынышып төшкән Төркия Президенты Рәҗиб Тайип Әрдоган тәм-томның исемен кабатлап сорады. «Баллы», – дип кабатлады Әминә ханым аңа. Чәкчәк ашаганда бер-береңне тагын да тизрәк аңлыйсың. Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди гына, итагатьлек күрсәтеп, сый-хөрмәтне тотып карады, әмма ашамады. Аңлап кабул иттеләр: чит илдән килгән кунак вегетариан ризыклары белән генә туклана. Аның каравы, шул ук көнне кич «Моди тотып караган чәкчәк» интернетта 40 мең сумга сатуга чыкты. Тапкырлык һәм шаянлыкта без өлгер! Сүз уңаеннан, БРИКС кунакларын каршы алу өчен Казанда 130 килограмм чәкчәк әзерләгәннәр. Ил җитәкчеләренең чәкчәк тотып төшкән фотолары бар дөньяга таралды. Ә саммит кысасындагы эшлекле сөйләшүләр барышында дөньядагы кайбер вакыйгаларга карашлары төрле булган дәүләт башлыкларының түгәрәк өстәл янында уртак фикергә килүләренә баллы ризыгыбыз ярдәм итмәгән дип кем әйтә ала?

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре