Җиддәдә Рөстәм Миңнеханов «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын тәкъдим итүдә катнашты. Ул Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча ислам оешмасына (ИСЕСКО) һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына (ИХО) Татарстан башкаласына дәрәҗәле исем бирүләре өчен рәхмәт әйтте. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши, шуларның 2 миллионнан артыгы – Татарстанда. «Безнең ил мөселман дәүләтләре белән мөнәсәбәтләрне актив үстерә, ислам дөньясында зур абруйга һәм танылуга ия. Күпмилләтле Россиянең бер өлеше буларак, Татарстан бу мөнәсәбәтләрне ныгытуда катнашуы белән горурлана», – диде ул.
ИСЕСКО генераль директоры Сәлим бән Мөхәммәд Әл Мәлик белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов әлеге оешманың Габдулла Тукай исемендәге Халыкара премиясен гамәлгә кую мөмкинлеген карау тәкъдимен җиткерде. «Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга туры килгән ислам дөньясының мәдәни башкаласы елында шагыйребезнең истәлеген мәңгеләштерү дөрес булыр дип саныйбыз», – диде ул. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары катнашындагы ИСЕСКО генераль ассамблеясын «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы мәйданында үткәрергә әзерлеген белдерде. Ул Сәлим бән Мөхәммәд Әл Мәликне Казан Глобаль яшьләр саммитында катнашу өчен Казанга чакырды.
«Быел оешманың барлык юнәлешләрендә дә Казанга өстенлек бирәчәкбез», – диде ИСЕСКО җитәкчесе. Җиддәдә Ислам мәгариф, фән һәм мәдәният оешмасы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы арасында Үзара аңлашу турындагы меморандумга кул да куйдылар.
Биредә үк Рөстәм Миңнеханов Россия–Согуд Гарәбстаны дипломатик мөнәсәбәтләре урнашуга 100 ел тулуга багышланган «түгәрәк өстәл»дә катнашты. Чара «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме юнәлеше буенча узды. Рөстәм Миңнеханов ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда Татарстан тоткан урынны аерым билгеләп үтте. Соңгы елларда товар әйләнеше тотрыклы үсә. 2025 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча, ул 72 миллион доллар тәшкил иткән. «Татарстанда сезнең ил тәҗрибәсен игътибар белән өйрәнәбез һәм иң яхшы үрнәкләрне үзләштерергә омтылабыз. Хәләл индустрия – хезмәттәшлекне үстерергә мөмкин булган юнәлешләрнең берсе», – диде Татарстан Рәисе.
Әр-Риядта Рөстәм Миңнеханов «ИННОПРОМ. Согуд Гарәбстаны» халыкара сәнәгать күргәзмәсе эшендә катнашты. Аңа кадәр ул Ислам теләктәшлеге спорт ассоциациясе (ISSA) Генераль секретаре Нәссер Мәҗәли белән очрашты. «Соңгы елларда без колачлы чаралар үткәрдек. Алар арасында Киләчәк уеннары, БРИКС илләре уеннары да бар», – диде Татарстан Рәисе. Ул яңа халыкара мультиспорт проекты – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшүсмерләр спорт уеннарын уздыру белән кызыксынуын белдерде.
Согуд Гарәбстаны башкаласында Рөстәм Миңнеханов галиҗәнап шахзадә Нәиф Әл Сауд белән очрашты. «Согуд Гарәбстаны – халыкара мәйданда Россиянең мөһим хезмәттәше. Безнең сәяси хезмәттәшлек өлкәсендә, икътисадта һәм, иң мөһиме, гуманитар өлкәләрдә тотрыклы мөнәсәбәтләр урнашкан. Әлбәттә, бу – безнең ил җитәкчеләренең зирәк сәясәте нәтиҗәсе», – диде Татарстан Рәисе. Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекне киңәйтергә мөмкин булган юнәлешләргә аерым тукталды.
Халыкара күргәзмәнең пленар сессиясендә чыгыш ясаганда Рөстәм Миңнеханов кабул итә торган якка чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары һәм Татарстан компанияләре продукциясен халыкара мәйданда тәкъдим итү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. «Энергетика, машина төзелеше авыл хуҗалыгы кебек тармакларда хезмәттәшлекне киңәйтү өчен зур мөмкинлекләр күрәбез», – диде ул. Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга Татарстанның Россиядә ислам банкингы буенча сынау төбәге булуын, узган ел Казанда Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык исәбе һәм аудит буенча оешманың (AAOIFI) беренче чит ил вәкиллеге ачылуын әйтте. «Биредә булган хезмәттәшләремне ислам финанслары шартларында Татарстанда уртак проектларны тормышка ашырырга чакырам», – диде Рөстәм Миңнеханов. Чит илдәге хезмәттәшләрне «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына да чакырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез