Чаллыдан 2,5 меңгә якын кеше махсус хәрби операция зонасына Ватан сагына киткән. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында әйтте.
«Хәрбиләрнең гаиләләренә кагылышлы барлык сорауларны үзебез хәл итәбез. Әтиләре СВОда булган 500ләп бала икенче ел балалар бакчасына бушлай йөри, 1,5 меңнән артык укучы бушлай туклана», – диде ул.
Мэр контрактчыларның бәби тапкан хатыннарына 100 мең сум күләмендә акча түләнүен дә әйтте. «Аларны бала тудыру йортыннан шәхсән каршы алам. Бездә шундый 54 сабый туды инде», – диде Наил Мәһдиев.
Чаллы мэры әйтүенчә, эш акчада гына да түгел. «Якыннары махсус хәрби операция зонасында булучылар безнең ярдәмне тоярга тиеш. Чаллы шәһәре контрактчылар һәм аларның гаилә әгъзаларына төрлечә ярдәм итәргә тырыша», – диде ул.
Билгеле булганча, бүген «ТНВ» каналында «Җиңү армиясенә кушыл!» дип аталган 12 сәгатьлек телемарафон уза. Трансляция 08:00 – 20:00 сәгатьләрдә була. Шулай ук телемарафонда татарстанлыларга «Безнең Геройлар» циклыннан кинокартиналар һәм журналистларның махсус операция зонасында төшерелгән репортажлары күрсәтеләчәк.
 Махсус операция хәрбиләренең гаиләләре, Россия Геройлары, Татарстан батальоннары сугышчылары үз тарихларын сөйләячәк.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез