Чаллы шәһәрендә Гали Акыш исемендәге 84 нче номерлы лицей-интернатта татар журналистлары әзерли башлыйлар. Бу хакта “Челнинские Известия” хәбәр итә.
1985 елда төзелгән бинада бүген капиталь ремонт бара. Эшнең 90 проценты диярлек тәмамланган инде. Ремонтттан соң интернатта күбрәк бала яши алыр дип көтелә. Өстәвенә башка төр мәйданчыклар да арта. Мәсәлән, яңа театр залы ачылачак. Укучыларны сәнгать серләренә Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры артистлары өйрәтәчәк. Инде 19 ел буена су күрмәгән бассейн да балаларны коендырырга әзер.
Бүген лицейда 369 бала укый. 50 бала интернатта яши. Аларның күбесе күрше районнардан. Лицейда медицина юнәлеше, инженер сыйныфлары бар. Безнең өчен иң сөенечлесе – лицейда татар телле матбугат чаралары өчен журналистлар әзерли башлаячаклар.
Фәния Әхмәтҗанова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез