Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, операцияне БСМП хирурглары Антон Акимов, Айрат Арсланов, Дамир Хәйсаров һәм Айрат Фәтхетдинов ясаган. Яңа бөерле булган ир-атларның берсенә – 30, икенчесенә – 45 яшь. Табиблар әйтүенчә, операциянең икесе дә сәгать ярым дәвам иткән. Хәзер инде сырхауларның хәле көннән-көн яхшыра. Инде өйләренә дә кайтырга әзерләнәләр. Берсенә моңарчы да әгъза күчереп утыртылган булган. Донор бөере белән ул 10 ел чамасы йөргән. «Сырхаулар икесе дә безнең күзәтү астында хастаханәнең гемодиализ бүлегендә дәваланды. Бөерләрендә хроник чир соңгы – бишенче стадиягә кергән иде. Берсе шикәр чиреннән дә интегә. Мондый очракта бердәнбер чара – донор әгъзасын күчереп утырту», – ди хирург Айрат Фәтхетдинов.
Мондый операция таләп ителгән сырхауларга моңа кадәр Казан һәм Мәскәүгә барырга туры килгән. Хәзер исә Чаллыда да югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез