Чаллының БСМП табиблары дөньякүләм масштабтагы флешмобка кушылган.
Әлеге акциягә кушылган табиблар, коронавирустан саклану максатыннан, халык күп булган урыннарда йөрүдән тыелып, өйдә торырга киңәш итә.
"Без сезнең өчен монда калабыз, ә сез безнең өчен өйдә калыгыз!" дип язган алар.
Шуны аңларга кирәк: уртак көч белән генә әлеге вирус хәрәкәтен без туктата алачакбыз, ди табиблар.
Фото: vk.com
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез