Чаллы урамында бер ир баланы җәберләгән: «герой» хокук сакчыларын кызыксындырган

Малайның курткасын салдырып алган һәм карга төртеп аударган.

Чаллыда бер ир-ат бөтен көченә бер баланы киеменнән йолкып алып, йөзе белән кар көртенә ыргыткан. Шул тирәдән узып баручы берәү бу коточкыч хәлне видеога төшергән, дип яза “КП-Казань”.
Кадрлардан күренгәнчә, ир-ат малайны киеменнән йолкып ала да кар көртенә аудара. Бала торып баса һәм яңадан ава. Бу хәл берничә тапкыр кабатлана. Узып баручы хатын-кыз ир-атны тынычландырырга маташа, әмма – файдасыз. Берникадәр вакыттан соң теге хатын-кыз янә шунда килә. Малай инде бөтен көченә кычкырып ярдәм сорый. Шулчак ир малайның курткасын салдырып ала да бала карга барып төшә. Бу видеоны интернетка керүче гади кешеләр генә түгел, полиция хезмәткәрләре дә караган.

“Эчке эшләр министрлыгының Чаллы идарәсендә әлеге хәл буенча тикшерү уздырыла. Аның нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителәчәк”, – дип хәбәр ителгән басмага Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат идарәсеннән.

Исегезгә төшерәбез: республикада ЮХИДИнең элекке инспекторын үсмерләрне кыйнаган өчен колония җәзасына хөкем иткәннәр иде. Суд аны вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гаепле дип таныган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре