Чаллыда 18 коткаручы көчле янгын белән көрәшә

 Чаллыдагы Полиграфическая урамы 16 йортта урнашкан бокста янгын чыккан. Утны сүндерүдә 18 коткаручы катнаша, 6 янгын сүндерү машинасы җибәрелгән.

Бер катлы бинада янгын чыгуы турында хәбәр соөиаль челтәрләрдә дә тарала - шаһитлар фото-видеолар урнаштыра.

- Янгынны локальләштерү турында 12:50 (якынча 1000 кв. м мәйданда) хәбәр иттеләр,-дип белдерә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Тикшерү эшләре үткәреләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре