Газетага язылу

Чаллыда 350дән артык гаилә җир кишәрлеге урынына акчалата түләүне кулай күргән

Чаллының 358 күп балалы гаиләсе бушлай җир кишәрлеге урынына акчалата түләүне сайлаган. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин эшлекле дүшәмбедә шундый мәгълүматлар китерде ,дип яза «Татар-информ».

Бүгенге көндә исемлектә барлыгы 9 583 гаилә бар. Аларның 4 440ы инде җир кишәрлекләрен милеккә рәсмиләштергән, тагын 358е альтернатив ярдәм чарасыннан файдаланган.

Күп балалы гаиләләргә сайлау өчен Зәй, Менделеевск, Сарман, Тукай һәм Минзәлә районнарында формалашкан 1 333 кишәрлек тәкъдим ителә.

«Барлык участоклар торак пунктларның гамәлдәге чикләрендә формалаша, кирәкле социаль, транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы бар», – дип белдерде Ленар Гыйззәтуллин.

Ел ахырына кадәр идарәнең төп бурычлары - күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, муниципаль милекне инвентарьлаштыру һәм керемнәр буенча планны үтәү.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин итү профильле идарәнең төп бурычы булып кала. Аның сүзләренчә, 2026 елда 2 мең җир кишәрлеге формалаштырырга һәм тәкъдим итәргә кирәк.

«Бүген 4 798 гаилә исәптә тора. Гражданнарның бер өлеше – 358 кеше - акчалата компенсация ала. Компенсация күләмен якын арада арттыру ниятләнә», - диде Мәһдиев.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре