Чаллыда эшче автоцистернада газ-һава катнашмасы шартлавы аркасында һәлак булган

Чаллының Комсомол районында ремонт эшләрен башкарганда автоцистернада эретеп ябыштыручы (сварщик - ред.) һәлак булган. Тагын бер кешенең тәне пешкән, дип хәбәр итә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

"Сканиа" автоцистернасында 30 кубометр күләмдәге эретеп ябыштыру эшләре вакытында газ һава катнашмасы шартлаган. Янгын булмаган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, цистерна буш булган. Һәлакәт урынына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан буенча Россия Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре килде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре