Газетага язылу
  • Алсу Шакирова
  • Фото: Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы

Чаллыда эшләүче хирург, донор булып, ике кешенең гомерен саклап калган

Кама балалар медицина үзәге табиб-хирургы Альберт Душко үзе моны һич тә батырлыкка санамый. Сиңа шалтыратып ярдәм сорыйлар икән, ничек риза булмыйсың ди?

Чаллыда эшләүче хирург, донор булып, ике кешенең гомерен саклап калган

Җелек гадәттә яман чир белән авыручыларга, үз җелеге эшләмәгәндә, химия терапиясе алучыларга кирәк.

– Арка мие донорлары базасына керүнең бер авырлыгы да юк, – дип аңлата Альберт Душко. – Казандагы Кан үзәгендә маркерлар тапшырырга кирәк. Еш кына кеше гомер буе шул базада утырып кала, донор булуын үтенеп, аңа бер тапкыр да шалтыратмыйлар. Мин үзем дә университетның беренче курсында укыганда ук биргән идем ул маркерларны. Бирдем дә оныттым.

Алтынчы курста укыган вакытта көтмәгәндә Киров шәһәрендәге Кан үзәгенә чакыралар аны. Берсүзсез риза була. Җелекнең кемгә кирәк булуы да мөһим түгел. Донор реципиентны, ягъни кем өчен җелек тапшырганын белми, тиеш тә түгел. Донорлыкның ике юлы бар. Беренчесендә операциягә охшаш процедура ярдәмендә җелекне бот сөягеннән алалар. Икенчесендә процедураны кан аша башкаралар.

– Башта җелек күзәнәкләренең үрчүен стимуллаштыра торган препарат кададылар. Аннары махсус аппарат ярдәмендә шул күзәнәкләрне фильтр аша уздыралар, – дип аңлата табиб. – Бу процесс капельницаны хәтерләтә: кан бер кулдан алына, фильтрлана, аннары икенче кулдан кайта. Процедура берничә сәгать дәвам итәргә мөмкин.

Беренче тапкыр донор булганда, җелекне кабул итәргә тиешле кеше зур гәүдәле була. Процедура өчен ике көн кирәк була. Шушы вакыйгадан соң ел ярым вакыт узгач, табиб белән элемтәгә олы яшьтәге бер ир чыга. «Сезнең донор булуыгыз минем гомеремне саклап калды», – дип, реципиент оныклары белән төшкән фотоны да җибәрә...

Альберт Душко сүзләренчә, мондый туры килү бик сирәк күренеш икән. Миллионлаган донор арасыннан кирәкле кешенең табылуы – үзе бер могҗиза. Ә табиб белән мондый могҗиза бер генә дә булмый. Узган ел аңа тагын бер тапкыр шалтыраталар. Бу юлы Мәскәү өлкәсендә урнашкан Онкология үзәгендәге хатын-кызга ярдәм кирәк икән. Табиб янәдән риза була. Бу юлы җелеген алу катлаулырак булса да, икеләнеп тормый.

– Минем якыннарыма донор кирәк була калса да, ярдәм сорап шалтыратуга, ул кеше шундук риза булсын иде, – ди олы йөрәкле табиб.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре