Чаллыда федераль проект буенча Яр буе паркын яңартуга тагын 18 миллион сум юлланачак

Чаллыда федераль проект буенча Яр буе паркын яңартуга тагын 18 миллион сум юлланачакЧаллыда федераль проект нигезендә Яр буе паркын төзекләндерүнең 4 нче – соңгы этабы буенча эшләр башкаруга 18 миллион сум юлланачак. Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вильданов “Эшлекле дүшәмбе”дә шулай дип белдергән.

Быел эшләрнең “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль проекты нигезендә башкарылачагы мәгълүм. Вильданов сүзләренә караганда, паркта күлгә “карап торучы” таган, заманча навигация стендлары, өстәмә яшеллек булдырылачак. Ул шулай ук Яр буе паркының инде 2022 елдан ук этаплап төзекләндерелүен искә төшергән. Шушы вакыт эчендә уңайлы велосипедчылар юллары булдырылган, актив ял итү, шулай ук тыныч кына ял итү өчен зоналар җиһазландырылган. Моннан тыш узган елда “Лесное” күле янындагы территория тулысынча яңартылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре