Чаллы Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә башкарма комитетка күп балалы гаиләләрдән акчалата компенсация алу турында 74 гариза килгән.
2 ноябрьдән җир кишәрлеге урынына акча алу мөмкинлеге барлыкка килде. Күп балалы гаиләләрдән шул хактагы гаризалар беренче көннәрдә үк килә башлаган. Бу ярдәм чарасына карата кызыксыну да арта: бер атна элек 45 шундый мөрәҗәгать булган.
Кайбер гаиләләр акчаны – фатирын ремонтлауга, икенчеләре – балаларын укытуга, өченчеләре автомобиль сатып алуга тотарга ниятли.
Түләүне алу өчен бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләүне сорап гариза язарга һәм гаиләнең һәр әгъзасына акча күчерү өчен гариза тутырырга кирәк. Банк счеты, балигъ булмаган балаларны да кертеп, гаиләнең һәр әгъзасына да ачылган булырга тиеш. Гаризалар 21 эш көне эчендә карала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез