Чаллы шәһәренең Дуслык скверында Дан аллеясе ачып, махсус хәрби операциядә катнашучыларның истәлеген хөрмәтләгәннәр. Биредә 12 чыршы утыртканнанр. Һәрбер агач Ватаныбыз өчен гомерен фида кылган каһарманны гәүдәләндерә. Тантана хәрби хезмәткәрләрнең якыннары, шәһәр хакимияте вәкилләре катнашында узган. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Һәлак булган бер каһарманның әнисе Айсылу Галиуллина гаиләләр өчен мондый акциянең бик тә мөһим булуын билгеләп үткән. “Аның инде беркайчан да янәшәбездә булмаячагын аңлау гаять авыр. Әмма мин аның чигенмәгәнлегенә горурланам. Ул илебез хакына үз гомерен дә кызганмаган. Онытмаучыларның һәммәсенә рәхмәт”. – дигән ана.
Солдатларның гаиләләре утыртылган агачларны ныклык һәм батырлыкның тере символы кебек кабул иткән. Аллея үз гомерләре бәрабәренә Ватанны саклаган батырларны искә алу, хөрмәтләү урынына әйләнәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез