Газетага язылу

Чаллыда янгын чыккан фитнес-клубтан 49 кеше эвакуацияләнгән

Чаллыда Габдулла Тукай урамындагы «Cleversport» термаль комплексында янгын чыккан. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын бинаның икенче катындагы майнада чыккан. Коткаручылар килгәнче үк 49 кеше үзләре бинадан чыккан.

Янгын кичке сәгать 9:30 тирәсендә 5 квадрат метр мәйданда сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре