Эшләр “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты кысасында башкарыла, дип хәбәр итә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте. Төзелеш-монтаж эшләре быел март аеннан октябрьгә кадәр башкарылачак. Проектны гамәлгә ашыруга 44,6 миллион сум җибәрелә.
“Татарстан Инженерлык челтәрләре баш идарәсе” оешмасы мәгълүматларына караганда, 1971 елда файдалануга тапшырылган торбаүткәргеч 85 проценттан күбрәккә тузган. Тикшеренүләр торбаларның черүен, гидроизоляциясенә зыян килүен күрсәткән: торбаларның калынлыгы яңаларыныкыннан нибары 70% чамасы тәшкил итә. Бу участокта берничә тапкыр аварияләр булган.
Капиталь төзекләндерү барышында диаметры 400 миллиметрлы торбалар күп катламлы полиэтилен торбаларга алыштырылачак. Нәтиҗәдә шәһәрдә яшәүче 3518 кешегә коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты яхшырачак. Чаллыда илкүләм проект кысасында 15 коммуналь инфраструктура объектын төзекләндерү күздә тотыла. “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты буенча, Әлмәт һәм Лениногорск районындагы 2 объектны да кертеп, барлыгы 2,5 миллиард сумга 17 объектны яңарту каралган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез