Чаллыда Яшьлек проспектын киң колачлы ремонтлауны дәвам итүгә керешкәннәр. Әлеге этап Тынычлык проспектыннан Чулпан проспектына кадәр 2,2 чакрым озынлыктагы юл өлешен үз эченә алачак. Ремонт эшләренә “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проект кысасында 800 миллион сум бирелгән. Бу хакта “Челнинские известия” яза.
Узган елда Яшьлек проспектының Машина төзүчеләр урамыннан Тынычлык проспектына кадәр 2,1 чакрым озынлыктагы өлешен яңарткан булганнар. Ул чагында төзекләндерү эшләренә бераз кимрәк – 680 миллион сум тотылган.
 Хәзерге этапта юлчылар асфальт түшәмәсен алыштырып кына калмыйча, яңа электр җиһазларын урнаштыра, яңгыр сулары канализациясен суза, шулай ук якын-тирәдәге территорияләрне төзекләндерә: агачлар утырта, юл билгеләре урнаштыра.
 Төзекләндерүнең беренче этабын “ПАД” муниципаль унитар предприятиесе башкарган. Хәзер исә биредә Казанның “Волга-Автодор” компаниясе эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез