Чаллыда җиңел машина бордюрга барып бәрелгән һәм әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ»га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.
Шаһитлар әйтүенчә, «Лада Гранта» шоферына карап торышка 20 яшь тирәсе булган. Төнге сәгать уникенчедә ул Тынычлык проспекты буйлап хәрәкәт итә торган булган. Бордюрга бәрелгәннән соң, автомобиль газонга чыгып китеп, әйләнеп капланган.
Егеткә машинадан чыгарга коткаручылар булышкан. Шаһитлар әйтүенчә, ул зыян күрмәгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез