“КАМАЗ”ның профсоюз комитеты башлыгы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов Чаллыда 12 яшьлек инвалид баланы кыйнауга бәйле хәлне үз контроленә алган. Бу хакта ул “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсендә белдергән, дип яза “KazanFirst”.
Шамилов моңа социаль челтәрләрдәге хәбәрләрне укыганнан соң игътибар иткән. “Эфир” телеканалында сөйләп үтелгәнчә, малай мәктәпкә барырга курка. Баланың әбисе әйтүенчә, футбол кырында 13 яшьлек биш малай инвалид баланы мәсхәрә иткән, кимсеткән.Үсмерләр аны кыйнаган, чишендереп, видеога төшергән, дип белдергән әби кеше. Алар, төшергән видеоларын социаль челтәрләргә урнаштыру белән янап, малайдан кола һәм чипсы сатып алуны таләп иткән.
Илдар Шамилов республика Тикшерү комитетына депутат соравын юллаган.
“Бу эшне, һичшиксез, ахырына җиткерәчәкмен. Әлеге гаиләне һәм малайны ярдәмсез калдырмаячакмын”, – дип белдергән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез