Газетага язылу

Чаллыда йөрәге туктаган ир-атны бер сәгатьтән соң коткарганнар

Чаллыда Р.С. Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә табиблар 62 яшьлек Менделеевск кешесен коткарган. Пациентны клиникага зур инфаркттан соң клиник үлем хәлендә китергәннәр.

Реанимация чаралары 65 минут дәвам иткән. Коткаруда төп рольне LUCAS 3 робот-реаниматологы уйнаган, ул пациентны ЭКМО системасына тоташтырган арада йөрәккә массаж ясаган. Бу система йөрәк һәм үпкә функцияләрен вакытлыча үз өстенә алган.

Шуннан соң рентгенхирургия блокланган коронар артерияне стентацияләү буенча операция уздырган. Ир-ат реанимациядә 300 сәгать уздырган, шуларның 7 тәүлек - ЭКМО аппараты ярдәменә. Гыйнвар башында пациент канәгатьләнерлек хәлдә больницадан чыгарылган һәм өенә кайткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре