Чаллының Тантаналар сараена Иван һәм Инна Петровлар зур йөк машинасында килгәннәр.
Volvo авыр йөк машинасын алар бәйрәм тасмалары белән бизәгәннәр һәм аның фонында фотосессия оештырганнар. Шул рәвешле бу тирәдән үтеп баручыларның игътибарын җәлеп иткәннәр.
Шәһәр халкы туй "машинасы" һәм аның пассажирларына сокланганнар, алар янында истәлеккә фотоларга төшкәннәр. Ә узып баручы шоферлар сигнал биреп киткәннәр.
Кияү Иван Петров шофер булып эшли һәм туй өчен транспорт чарасы буларак үзенең "тягачын" сайлавы да очраклы түгел, дип яза "Челнинсие известия".
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез