Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә газетабыз гамәлгә куйган көрәш турнирының 63 нче сәхифәсен Чаллыда язабыз. 13-14 февраль көннәрендә шәһәрнең Боз сараенда татарның иң көчле егетләре бил алышачак.
Бүген исә без кабул итүче як әзерләгән ачылыш тантанасын тамаша кылдык. Шуннан соң көрәшчеләрне, шәһәр кунакларын, Чаллы тамашачысын шәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов сәламләде. «Безнең шәһәр быел берьюлы берничә бәйрәмне каршы ала. Чаллының 400 еллыгы, беренче Камаз машинасын чыгара башлаганга 50 ел. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгы бу бәйрәмнәргә тагын бер ямь өсти. Гадел, матур көрәш шаһитлары булырга язсын, җәрәхәтләр көрәшчеләрне урап узсын. Тамашачылар матур мизгелләр карап рәхәтләнеп ял итсен», - диде ул.
Росссия Дәүләт думасы депутаты, Татарстан Көрәш федерациясе президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин трибуналардагы тамашачының күплеген билгеләп үтте. «Күрәсезме, зал шыгрым тулы. Ни өчен ярыш Чаллыда уза дигән сорауга җавап бу. Чаллыда 13 турнир узган, бу шәһәр 11 тапкыр җиңүче команда булып танылган. Иң күп яулаган көрәшче Айрат Гыйлаев та бу шәһәрдән. Шундый матур бәйрәм оештырган Чаллы шәһәре җитәкчелегенә, шәһәр халкына рәхмәт!» - дип сөйләде Рөстәм Кәлимуллин.
«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин быелгы бәйгегә бүләк әзерләүләрен әйтте. «Муса Җәлил турниры быел 63 нче тапкыр уза. Бу турнирны кайчандыр гамәлгә куйган коллегаларыбызга рәхмәт моның өчен. Аларны искә алуыбыз рухларына дога булып ирешсен. Бүген дә редакция шул кыйблага тугры калып, әлеге көрәш бәйрәменең әһәмиятен үстерүне дәвам итә. Быел «Келәм һәм каләм берлеге» исемле китап чыгардык», - диде ул.
Елдагыча, турнирда җиңү яулаган көрәшчеләрне саллы бүләкләр көтә: I урынга – 100 мең сум, II урынга – 70 мең сум, III урынга – 50 шәр мең сум күләмендә ике бүләк. Шулай ук финал ярышларында иң яхшы көрәш алымы күрсәткән батырга 30 мең сум күләмендәге махсус бүләк тапшырылачак. Әлеге бүләк татарның легендар батыры Ильяс Галимов исемен йөртә һәм 2021 елдан бирле тапшырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез