Газетага язылу

Чаллыда күп катлы йортта чыккан янгында 69 яшьлек пенсионер зыян күргән

Чаллыда күп катлы йортта чыккан янгында төтен белән агуланган ир-атны хастаханәгә китергәннәр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, Ямашев бульварындагы тугыз катлы йортның соңгы катында әйберләр һәм мебельгә ут капкан. Янгынның гомуми мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән. Йорттан 40 кеше мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән. Моннан тыш, яну продуктлары белән агуланган 69 яшьлек ир-атны Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Янгын суыткычтагы үткәргечнең төзек булмавы сәбәпле чыккан дип фаразлана.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре