Чаллыда куркыныч юл фаҗигасендә зыян күрүчеләрнең хәленә ачыклык керткәннәр

Чаллы шәһәренең Үзәк урамында бер иномарка, “чыгымчылап”, киртәгә килеп бәрелгән һәм машина бер якка ауган.

“KazanFirst”, шәһәр сәламәтлек саклау идарәсеннән белешеп, җитди авариядә зыян күрүчеләрнең хәленә ачыклык керткән.

Машинаның бер якка авуы сәбәпле зыян күргән 29 яшьлек егетне өенә дәвалануга җибәргәннәр. Аның хәле канәгатьләнерлек. 27 яшьлек кызны ашыгыч медицина хастаханәсенең травматология бүлегенә салганнар. Икесен дә белгечләр караган, аларның гомеренә куркыныч янамый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре