Кала халкын икмәк һәм кондитер ризыклар белән тәэмин итеп торуда мөһим урын алып торучы “Чаллы икмәге” компаниясе җитәкчелеге үз коллективында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарына хөрмәтнең зурысын күрсәтергә җай табып кына тора.
Бу аерата өлкәннәр көнендә киң колач ала. Һәр ветеранның күңелен күрерлек итеп үткәрелүче ул күркәм чара вакытында мәшәкатьләрнең иң авыр, катлаулы өлешен үз иңнәрендә күтәрүче җәмгыятьнең профком рәисе Гөлнур Салихова искәрткәнчә, инде өлкәннәренең саны 1250дән артып киткән икән. Шуңа күрә, алдагы елларда очрашуларны ГЭС бистәсендәге “Энергетик” мәдәният йортында үткәрү гадәткә кергән булса, сәүдә өлкәсендә эшләүче 400 ветеран өстәлгәннән соң, аларны хакимият бинасында урнашкан Сара Садыйкова исемен йөртүче олы залга җыя башлаганнар. Шунысы мөһим: үпкә-шелтәләргә урын калдырмыйча, һәр ветеранның холкын исәпкә алып үткәрелүче бу чаралар ел саен олы бер күркәм бәйрәмгә әйләнә.
Җәмгыятьнең төзелеш оешмасында 18 ел буяучы-плитә беркетүче булып эшләп пенсиягә чыккан Рәзифә Шаһиева: “Безне онытмауларына рәхмәт! Ел саен өлкәннәр көне уңаеннан зур чара үтә. Анда бәйрәмгә барган кебек, сөенешеп, вакытыннан алда ук киләбез, бергә эшләгән хезмәттәшләребез белән кочаклашып күрешәбез. Телефоннардан сирәк-мирәк кенә аралашып тору гына җитми шул. Рафаил Юнусовның шәхсән котлавыннан һәм “Чаллы икмәге” уңышлары турындагы чыгышыннан соң, концерт карап юанабыз, яшьлек елларын искә төшерәбез һәм биргән күчтәнәчләрне көчкә күтәреп өйләребезгә таралышабыз. Әле хәтта, ковид вакытында да хәл белешеп, күчтәнәчләрне өйләребезгә үк китереп китүләрен дә әйтми кала алмыйм”.
Әлфия белән Шамил Лотфуллиннар очрашуга бергәләп килгәнәр. “Мин үзем “Чаллы икмәге”ндә ике-өч еллап кына эшләп алдым, пенсиягә башка оешмадан чыктым. Әлфияне машина белән алып килүем генә. Бер килгәч, концертны карамыйча кайтмыйбыз инде. Былтыр Уфадан җырчы Рәдиф Зарипов килеп күңелләребезне күтәргән иде”, – ди Шамил. Әлфия исә кондитер ризыкларына тәмләткечләр өстәп, бизәп торучы булып эшләгән: “Гасыр башында “Чаллы икмәге”нә эшкә кердем һәм 16 елдан артыграк шушы тату, бердәм коллективта эшләп пенсиягә чыктым. Төрле чаклар булды, хезмәтемне җиңелләрдән димәс идем, әмма биредә эшләвемә һич тә үкенмим. Өлкәннәр көнен көтеп алам, бергә эшләгән хезмәттәшләребез белән сөйләшеп сүзләребез бетми. Безгә карата шундый күркәм мөгамәлә күрсәткән яраткан җитәкчебез Рафаил Юнысовка бик зур рәхмәт!” – ди ул.
Әлбәттә, 5 ел дәвамында директор булып торганнан соң, 1994 елдан алып, шушы данлыклы коллетивны җитәкләгән РФ азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре, каланың мактаулы гражданы, “Татарстан республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры Рафаил Сөләймән улы үзе дә ветераннар арасында иде. Каланың “Болгарлар” бию ансамле чыгышыннан соң ветераннарны өлкәннәр көне белән котлады, аларга имин тормыш, исәнлек-саулык теләде. “Чаллы икмәге”ндәге һәм үзләренең Мөслим районындагы “Туган як” агрофирмасы эшчәнлеге белән таныштыруы да беркемне дә битараф калдырмады.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Марат Фазылов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез