Татарстанда шаяру өчен "акыллы" домофон камерасына аткан һәм качкан мәктәп укучысының әти-әниләрен эзлиләр. Килеп чыккан хәлнең видеосы "ВКонтакте" дагы "Казан Онлайн" төркемендә бастырылган.
Чаллыда винтовкалы малай күп катлы йорт подъезды янында домофонга һөҗүм иткән. Инцидент социаль челтәрләрдә йортта яшәүчеләр урнаштырган видеога эләккән.
Якынча 12 яшьлек бала мылтыгын көч-хәл белән кора, домофон камерасына якын килә, аңа ата һәм тыныч кына китеп бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез