Чаллыда икенче көнне 14 яшьлек Станислава Серебренниковны эзлиләр. Кыз 20 декабрьдә көндезге сәгать дүртләр тирәсендә югалган, дип хәбәр итә "ВАСИЛИСА" эзләү отряды.
Станислава Шамил Усманов урамындагы "Монетка" кибетеннән 5 нче йортка чыга һәм билгесез юнәлештә китә. Шуннан бирле аның кайда булуы билгесез.
Кыз 15 яшькә күренә, аның буе 158 сантиметр, чәчләре кара. Югалган көнне ул тезеннән түбән соры озын куртка, капюшонлы кара толстовка, кара бәйләнгән башлык, соры трикотаж чалбар һәм соры кроссовкалар кигән була.
Эзләү белән "Электротехнический" 4 нче полиция бүлеге шөгыльләнә. Станиславаның кайда булуы турында мәгълүмат булган һәркем 7 952 045 39 41 телефоны буенча шалтыратыра ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез