Шушы көннәрдә Чаллыда республика клиник онкология диспансеры филиалын ачу тантанасында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катнашачак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Тантанада республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов та булачак.
Яңа объект бөтен Кама аръягы өчен көтелгән проект булып санала. Лилия Галимова әйтүенчә, хәзер инде сырхауларга Казанга килеп йөрергә кирәк булмаячак. Медицина оешасы елына 30 мең нур терапиясе үткәрергә сәләтле, монда 10 онкология кабинеты булачак. Алар тиешле аппарат белән җиһазландырылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез