Газетага язылу

Чаллыда “Россия суы” Бөтенроссия акциясе узды

Әлеге чара бөтен ил буйлап бара. Быел аңа Чаллы шәһәреннән старт бирелде. Россия табигать  министры урынбасары Максим Корольков өмәгә җыелучыларга рәхмәтен җиткерде.

–  Бүген илнең төрле төбәкләрендә яр буйларына күпме кеше чыкты. Без шул рәвешле, елгаларны саклап калабыз. Аларның чисталыгын кайгыртабыз, – диде ул.

 “Россия суы” акциясендә илнең 89 төбәге катнашкан. Быелгысының Татарстанда башланып китүе гаҗәеп хәл түгекл – республика биш ел рәттән бу чарада беренчелекне алып бара.

Татарстанның Экология һәм табигать ресусрслары министры Азат Җиһаншин узган ел бу чарада республикада яшәүче 410 мең кеше катнашты, ди.

– Узган ел без 11 мең километр араны чистарттык. Быел исә 15 мең километр су буйларын тәртипкә китерергә дип ниятләп торабыз. Өмәләргә 450 мең кеше чыгар дип көтелә, – ди ул.

“Россия суы” өмәсендә 8 мең километр яр буе чистартылган. 369 капчык чүп җыелган. Яр буеннан хәтта иске суыткыч та табылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре