Чара ике мөһим вакыйганы: шәһәрнең 400 еллыгын һәм тәүге йөк машинасы – КамАЗның конвейердан төшүенә 50 ел тулуны берләштерүче юбилей елын ачып җибәрәчәк. Тантанада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, “КАМАЗ” гавами акционер җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин һәм “Россия Почтасы” акционер җәмгыятенең “Татарстан почтасы” идарәсе директоры коммерция эшчәнлеге буенча урынбасары Светлана Гришина, шәһәр һәм автогигантны төзүчеләр катнашачак. Чарада катнашучылар уникаль “сүндерү” эшен башкарачак: конвертларга бу вакыйга өчен махсус булдырылган штемпель куячаклар.
Бер көнлек штемпельләрне Мәскәү һәм Чаллы почталарында табарга мөмкин. Почта маркасының бизәлеше шәһәрнең танылган символларыннан: шәһәр гербыннан, “Ватан – Ана” монументы, заманча бизнес-үзәк һәм Кама елгасы фонында шәһәр панорамасыннан гыйбарәт. Юбилей маркасы 50 сум тора. Гомуми тиражы: 58 500 данә. Вакыйганың филателия һәм республика тарихы өчен әһәмиятен Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов билгеләп үткән.
“Чаллы-динамикалы үсүче агломерация һәм эре сәнәгать үзәге генә түгел, ә күп гасырлык тарихы булган урын да. Шәһәргә нигез салынуга 400 ел тулуга багышланган почта маркасын чыгаруның юбилейның истәлекле вакыйгаларыннан берсенә әйләнүе күңелдә канәгатьлек хисләре уята”, – дигән ул. Чара “сүндерелгән” тәүге юбилей маркалары янында фотога төшү белән тәмамланачак. Сүз уңаеннан, маркаларның почталарга инде алынуын да искәртеп үтик.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез