Чаллыда СВОда катнашкан Россия Герое Сергей Чебнев исемендәге Хәрби-патриотик тәрбия үзәген ачтылар

Чаллы педагогика университеты каршында Россия Герое Сергей Чебнев исемендәге Хәрби-патриотик тәрбия үзәге ачканнар. Бу хакта “Татар-информ” автомобиль төзүчеләр шәһәре мэриясе хәбәренә таянып яза.

Россия Герое Сергей Чебневның әнисе Ольга Чебнева, тантаналы чарага җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, улының истәлеген саклаучыларга рәхмәт белдергән.

Үзәкне, Россия Мәгърифәт министрлыгы ярдәмендә, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Педагоглар һәм остазлар» федераль проекты кысасында ачканнар.

Чаллы егете Сергей Чебнев махсус хәрби операция башланганнан соң, броньга ия булуына карамастан, үз ихтыяры белән хәрби комиссариатка юл тоткан. 2022-2023 елларда Луганск, Донецк халык республикалары һәм Харьков өлкәсе территориясендә яуларда катнашкан. Суворов һәм «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

2024 елның августында, 11 нче армия корпусы 18 нче гвардия мотоукчылар дивизиясенең 9 нчы мотоукчылар полкы батальоны командиры буларак, 12 көн дәвамында Курск өлкәсенең Малая Локня авылын саклауга җитәкчелек иткән.

Подполковник Чебнев 29 августта һәлак булган. Аның подразделениесе камалышта калып, боҗраны өзүче төркемгә шәхсән үзе җитәкчелек иткән. Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, бик каты яралангач та, үз буйсынуындагы хәрбиләрне дошман утыннан саклавын дәвам иткән. Шул рәвешле ул 300дән артыграк хәрби хезмәткәрнең ут астыннан чыгуын тәэмин иткән.

Үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре