Газетага язылу

Чаллыда СВОда катнашучы 560тан артыграк хәрби сөйгәне белән никахлашкан

Узган елда Чаллы шәһәрендә махсус хәрби операциядә катнашучы 561 ир-ат сөйгәне белән никахлашкан.

Һәр никахлашу тантанасы мөрәҗәгать иткән көнне үк үткәрелеп, мемориалга чәчәкләр салу тантанасы белән төгәлләнгән.

Бу хакта “KazanFirst” җирле ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова сүзләренә таянып яза.   Моннан тыш. аның әйтүенчә, былтыр автомобиль төзүчеләр шәһәрендә мобилизацияләнүчеләрнең 69 баласы дөньяга килгән. Һәр гаиләгә шәһәр исеменнән – 100әр мең сум акча һәм Татарстан исеменнән – бүләк җыелмасы тапшырылган. Чаллыда шулай ук беренче тапкыр Ватаныбыз геройлары көненә багышланган киң колачлы чара уздырылып, махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарына, сабыр һәм тугры булулары өчен, истәлек медальләре тапшырылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк ,

Көн хәбәре