«Татарстан логистикасы һәм автоташу» коммерцияле булмаган партнерлык ассоциациясе рәисе Михаил Левашов Россия Һава-десант гаскәрләре командующие урынбасары, генерал-майор Нариман Тимергазинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медале белән ирекле рәвештә хәйрия һәм гуманитар ярдәм күрсәткән өчен «Атл-Транс» компаниясе директоры Михаил Ревякин, «Семьсот дорог» транспорт компаниясе директоры Андрей Семиволков һәм эшмәкәр Олег Фролов бүләкләнде.
«Россия волонтеры» медале «КАМАЗ-Энерго» компаниясе машинисты Рәүф Низаметдиновка тапшырылды.
Мэриядә билгеләп үтүләренчә, бүләкләнүчеләр хәрби хезмәткәрләргә актив ярдәм күрсәтә һәм гуманитар ярдәм оештыруда катнаша, дип яза «Татар-информ».
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез