Атаклы белгеч үзенең һөнәри юлын травматолог-ортопед буларак башлап җибәргән. Берникадәр вакыттан соң травмпункт мөдире итеп билгеләнгән. Сырхаулар алдында – игътибарлылыгы һәм һөнәри осталыгы өчен, коллегалары алдында – хезмәт сөючәнлеге һәм җаваплылыгы өчен абруй казанган.
Марсель Хәкимов соңгы елларда махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина ярдәме күрсәткән. СВО зонасыннан кайткач, аңа төрле бүләкләр, шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиевнең шәхсән рәхмәте тапшырылган.
«Марсель Илгир улының гаиләсе һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Ул безнең йөрәкләрдә искитмәле табиб, үз эшенең остасы, якты күңелле кеше буларак мәңгегә сакланыр», – дип билгеләп үтелгән хастаханәнең кайгы уртаклашуында.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез