Чаллыда көчле җилдә төзелеш краны ауганын видеога төшереп алганнар. Видеоязманы "Татар-информ"га бу хәлнең шаһитләре җибәрде.
Видеодан күренгәнчә, көчле җилдә кран җиргә һәм якын-тирәдәге гаражлар өстенә барып төшә.

Гадәттән тыш хәл "Ралли" гаражлар ширкәте тирәсендә булган дип фаразлана.

Хәзерге вакытта урында авария хезмәтләре эшли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез