Чаллыда төзелештә 18 каттан егылып төшкән егет үлгән

Чаллыда 18 каттан егылып төшкән 21 яшьлек эшче вафатыннан соң, җинаять эше кузгаткан. Бу хакта kazanfirst.ru хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига торак йорт төзелә торган территориядә булган. Тикшерү версиясе буенча, егет биредә рәсми төстә эшләмәгән. Шул ук вакытта ул биеклектә эшләргә тиеш булмаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре