Чаллыда 47 яшьлек хатын-кыз бергә яшәгән ир-атны үтерүдә гаепләнә. Татарстан буенча Тикшерү комитеты җинаять эшен тикшерүне тәмамлап, аны судка җибәргән.
27 июль кичендә хатын-кыз һәм аның белән бергә яшәгән 46 яшьлек ир-ат фатирда спиртлы эчемлекләр эчкән. Алар арасында низаг чыккан. Бер мизгелдә хатын-кыз пычак алып, ир-атның күкрәгенә кадаган. Алган җәрәхәттән ул вакыйга урынында ук үлгән.
Хатын-кызга «Үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Җинаять эше судка җибәрелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез