4 июльдә Чаллының «Юбилейный» Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте каравылчысы бер участокта 43 яшьлек ир-ат мәетен тапкан. Ир-ат "Ашыгыч ярдәм" чакырта, тик медицина ярдәме кирәк булмый – дачник үле була.
Урынга килгән полиция хезмәткәрләре үтерү билгеләре тапмаган. Башлангыч версия буенча, тиз арада үлүнең сәбәбе-йөрәк өянәге.
Беренчел мәгълүматлар буенча, үлгән ир-ат ГЭС бистәсендә яшәгән, рәсми рәвештә беркайда да эшләмәгән. Судмедэкспертлар төгәл диагнозны атаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез