Чаллыдан КИУ студенты Татарстанның "Ел студенты - 2024" дип танылды

Татарстан башкаласында «Татарстан Республикасы ел студенты - 2024» премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы студенты Светлана Вяткина Гран-при алды. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде.

Премиянең Гран-при иясе булган Светлана Вяткина 2023-2024 елларда Россия Президенты стипендиясен алды, шулай ук Росяшьләр конкурсында ярдәм һәм «Наукополия» фәнни-мәгариф уены проектына грантлар алды, Россиянең топ-100 студенты исемлегенә керде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре