Практика узган вакытта ук булачак яшь белгечләр тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә яңа белемнәр үзләштерә, һөнәр үзенчәлекләренә төшенә. Һәр бүлекнең эше белән якыннан танышып, нечкәлекләрен тоеп, үзләре өчен киләчәктә эшләргә теләгән юнәлешне аңлы рәвештә сайларга мөмкинлек була бу. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: мондый алым яшьләргә яңа урында тизрәк җайлашырга һәм профессиягә тизрәк кереп китәргә ярдәм итә.

Һәр яңа хезмәткәрнең сәламәтлек саклау тармагына килүенең үз тарихы. Шәфкать туташы Эвелина Хуҗина һөнәрне йөрәге белән сайлаган. Хыялы тормышка ашкан – хирургия юнәлешендә эшли торган көчле команданың бер өлеше ул хәзер.
– Практика вакытында бары тик хирургия бүлегендә генә эшлисе килгәнемне аңладым. Булачак хезмәттәшләрем бик җылы кабул итте, табиблар да, шәфкать туташлары да хуплады, – дип хисләре белән уртаклаша яшь белгеч.

ЛОР бүлегенең яңа шәфкать туташы Камилә Вәлиеваның медицинага карата мәхәббәтен гаиләсендә тәрбияләгәннәр. Үзләрен кешеләргә ярдәм итүгә багышлаган туганнарын кечкенәдән үк күреп тора һәм алар эзеннән барырга хәл итә. Хәзер Камилә барлык белемнәрен кулланырга һәм пациентларына дәвалауның һәр этабында ярдәм итәргә әзер.
Баш табиб Зөфәр Насретдинов яшь белгечләрне һөнәри юллары башлану белән котлады, үз эшләренең чын осталары булуларын теләде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез