Чаллының ике мәктәбендә директорлар алышынган.
35-нче номерлы мәктәпне 26 яшьлек Александр Альменеев җитәкләячәк. Ул бу мәктәптә 2016 елдан тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшләгән. Элеккеге җитәкче-Марс Гафуров-69нчы комплекста яңа мәктәп директоры итеп билгеләнгән.
40нчы мәктәптә 33 яшьлек Ирина Зәкиева директор булачак. Ул бу мәктәптә директор урынбасары булган, ә аңа кадәр информатика һәм математика укытучысы булып эшләгән. Элеккеге җитәкче Римма Фәсхетдинова «Бердәм Россия»гә эшкә күчкән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез