Чаллының бер паркында агачта ир мәете табылган

Кичә иртәнге алтынчы яртыда Чаллының 30нчы комплексының бер паркында патруль-пост экипажы агачта мәет тапкан. Бу хакта "Челнинские известия" яза.

Тикшерү барышында үлгән кешенең шәхесе ачыкланган - ул яңа шәһәрдә яшәүче 83 яшьлек ир була.

Фаҗигагә нәрсә сәбәп булганы әлегә билгеле түгел.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре