Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсенең күз авырулары бүлеге шәфкать туташы Илзирә Ибраһимова Россия бәйгесенең финалына үткән. Бу хакта "Шәһри чаллы" хәбәр итә.
– Бу бәйге январьдә башланып китте. Профсоюз җитәкчесе: «Илзирә «Җиңү таңы» җырың белән Мәскәү өлкәсендә сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасындагы патриотик җырлар бәйгесенә чыгыйк әле», – диде. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Башта видео фрагмент җибәрдек. 20 мартка кадәр сайлап алу туры узды. Россия буенча 245 кеше арасыннан сайлап алганнар. Бик сөендем. Беренче тапкыр зур бәйгеде катнашуым бит бу. Мин анда Татарстан данын яклыйм. Тиздән Мәскәүгә барабыз, – диде Илзирә.
Әлеге җырның текстын әнисе, шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева  язган. Көе Чаллының автор-башкаручысы Айзилә Вахитованыкы.
 Илзирә Ибраһимова  Татарстанның әлеге бәйгедә җиңүенә өметләнә.
Бүгенге көндә онлайн тавыш бирү бара. Татарстан данын яклаучы җырчы шәфкать туташы өчен әлеге бу сылтама буенча кереп, Илзирә Ибраһимова («Героям» дигәнгә) 27 апрельгә кадәр тавыш бирергә кирәк. Иң күп тавыш җыючы «Народное призвание» премиясенә лаек була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез