Чаллының СВО ветераннары георгий тасмаларын мәсхәрә иткән үсмерләр белән очрашачак

Чаллының СВО ветераннары Азатлык мәйданында георгий тасмаларын мәсхәрә иткән үсмерләр белән очрашырга җыена. Бу хакта җирле басмага хәрби хәрәкәтләр ветераны Тимур Нусратов хәбәр иткән.

-Бәлки алар бу гамәлләре белән Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының хәтерен, хәзерге вакытта яңа җирләр өчен көрәшләрдә кан коючыларны мәсхәрә итүләрен аңлап та бетермиләрдер. Бу шаяру түгел, ә гомер буе юып бетерә алмаслык һәм озак еллар дәвамында аларның тормышын бозарга мөмкин булган тап. Ул уңышлы гына карьера төзергә җыенсалар да, килеп чыгачак. Дөрес, бу хәлнең килеп чыгуында әти-әниләрнең дә гаебе бар. Барлык үсмерләрнең дә имин гаиләләрдә тәрбияләнүе хәбәр ителә. Әмма олылар балада ватанпәрвәрлек символларына карата хөрмәт тәрбияли алмаган икән, гаиләнең абруе турында нинди сүз була алсын? - дип белдергән Тимур Нусратов.
СВО ветераны сүзләренә караганда, алар закон бозучыларның белем йортына барып, тәрбия дәресе уздырырга җыена. Моннан тыш алар үсмерләрне каһарманнар обелискы янына өмәгә дә чакырмакчы.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре