Чамасын белеп кенә: Россиядә хәмер куллану күләме төшкән

Россиядә хәмер куллану күләме 1999 елдан бирле иң түбән күрсәткечкә төшкән. Бердәм ведомствоара мәгълүмат-статистика системасы мәгълүматларына караганда, җан башына еллык хәмер куллану күләме сентябрьдә 7,84 литрны тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: августта бу күрсәткеч 7,93 литр булган.

Статистикага күз салсак, Россиядә хәмерне Төньяк Кавказ төбәкләрендә яшәүчеләр иң аз куллана: Карачай-Чиркәс республикасында – нибары 2,63 литр, Кабарты-Балкар – 2,25, Дагыстан – 0,89, Ингушетия – 0,62, Чечняда 0,13 литр тәшкил иткән. Мәскәүдә җан башына хәмер куллану күләме – елга 4,91 литр, Санкт-Петербургта – 6,55, ә Татарстанда – 8,5 литр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре