Аны, элеккечә үк, улының (анысы да бизнесмен) хатыны Ирина Шевыреваны үтерүне оештыруда катнашы булуда гаеплиләр. Җинаять кылуның сәбәбен бүгенге утырышта да әйтмәгәннәр, дип яза “Реальное время”.
Шул ук вакытта утырышта тикшерүче Айрат Гыйниятуллин узган атнада гаепләнелүчеләргә карата Шевыреваның сәламәтлегенә авыр зыян салу омтылышына бәйле тагын бер җинаять эше кузгатылуын белдергән. “Реальное время” мәгълүматлары буенча, биредә 2024 елның җәендә булган хәл: атказанган төзүченең киленен самокатта бәрдерү турында сүз бара. Моңа кадәр Рәфис Солтанов Иринага зыян салу максатыннан аны самокат белән махсус бәрдергәнлеген таныган. Шевырев бу эш буенча әлегә күрсәтмәләр бирмәгән. Исегезгә төшерәбез: башта Ирина Шевыреваның ирен дә, кайнатасын да тоткарлаганнар иде. Әмма ире – Иван Шевыревны, шикләнелүче статусы белән, шәһәрдән чыгып китмәү шартлы нигезендә, азат иткәннәр, әтисен исә СИЗОга озатканнар. Ул быел 24 февральгә кадәр шунда булган.
Татарстан Югары суды бу көнне чикләү чарасын өй арестына алыштырган. Шул ук вакытта апрель аенда Совет районы суды чикләү чарасын йомшарткан – билгеле бер гамәлләр кылуны тыюны билгеләгән. Җинаять эшен тикшерү озакламый төгәлләнәчәк. Якындагы көннәрдә Шевыревны һәм башка гаепләнелүчеләрне җинаять эше материаллары белән таныштыра башлаячаклар. Ул 10 томнан артыграк күләмдә тупланган. Казан бизнесменының хатынын үтерү омтылышына бәйле җинаять эше Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинның контрольлегендә тотыла.
Исегезгә төшерәбез: узган елның 14 октябрендә Казанның 94 нче гимназиясе янында мотоциклчы шлемын кигән ир-ат Ирина Шевыревага пычак белән берничә тапкыр кадаган һәм җинаять урыныннан тиз генә качкан. Урамдагы күзәтү камералары аның бирегә электр велосипедында килүен һәм шуңа утырып китүен күрсәткән. Аның кем икәнлеген бик тиз билгеләгәннәр. МЧСның элекке хезмәткәре Рәфис Солтанов, җинаять кылганнан соң, тагын бер фигурант – бертуганы Бурихон Хәмидов машинасында Татарстаннан качкан. Әмма инде берничә көн узуга ук аны Таҗикстаннан кайтарганнар. Шунда ул Ирина Шевыревага ике тапкыр һөҗүм итүен: беренче тапкыр электр самокаты белән бәрдерүен, икенче тапкырында пычак белән кадавын таныган. Солтанов әйтүенчә, үтерү өчен аңа 40 миллион сум вәгъдә икән булганнар. Бу эш буенча барлыгы 7 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. “Волга-Автодор”ның иминлек хезмәтендә эшләгән Булат Галләмов – өй арестында. Шул оешманың иминлек хезмәте башлыгы Андрей Черкасин һәм шунда ук эшләгән Бурихон Хәмидов – сак астында, бертуганы – халыкара эзләүгә игълан ителгән. Иринаның ире – Иван Шевырев, шәһәрдән чыгып китмәү шарты белән, әлегә иректә, кайнатасы – Станислав Шевыревка (аны башта җинаятьнең заказчысы дип санаганнар) билгеле бер гамәлләр кылуны тыю билгеләнгән.
13:39
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез